Симетнең яшь көрәшчеләре

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрь көнне Сабада 2012 елда туган һәм яшьрәк балалар арасында милли көрәш буенча Саба районы беренчелеге үтте. Югары Симет авыл җирлеге яшь көрәшчеләре бу ярышта уңышлы чыгыш ясадылар. Яулаган урыннары:

36 кг Бадриев Сөләйман 3 нче урын;

40 кг Хәйретдинов Дилюс 1 нче урын;

50 кг Фатихов Румил 1 нче урын;

55 кг Талипов Сает 1 нче урын.

Тренерлары Закиров Дилюс Редаил улы. Яулаган җиңүләрегез белән котлыйбыз, алдагы ярышларда уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International