ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Узган елның гыйнвар ае белән чагыштырганда бу күрсәткеч 36% ка күбрәк .

Әйтик, агымдагы елның беренче аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 700 гә якын ипотека торак йортларына теркәлгән инде. Шулай ук татарстанлылар ипотекага җир участокларын да актив сатып ала: 2022 елның гыйнварында шундый 2,4 мең объект теркәлгән.

Саба муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы буенча шәхси команда ярышлары .Җитәкчеләр арасында: Биккинин А. И - 3 урын. Ирләр арасында: Тимерханов А. А -3 урын . Гомуми зачетта-3 урын. Катнашуыгыз өчен барыгызгада рәхмәт.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Шәмәрдәндә Саба районы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең зона туры узды. Анда Явлаштау авыл җирлегеннән Шамилов Ринат Шамил улы  һәм  Явлаштау мәдәният йорты каршында оештырылган “Канәфер” фальклор ансамбеле уңышлы чыгыш ясадылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Саба муниципаль районы Советы утырышында (сессия) балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының иҗат эшләре күргәзмәсе.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2022 нче елның 20 нче февраль көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды.

Бүген Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында Саба муниципаль районы Советының «Саба муниципаль районының 2021 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 нче елга бурычлар турында» утырышы узды. Уытырышта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шәйхразыев Васил Габделгаяз улы катнашты.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 22 февраль 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 22 февралендә иртән һәм көндез урыны белән көтелә:

көньяктан, көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.;

- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

бозлавык;

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар боткасы.

«Россия мәктәпләрендә кино дәресләре» Бөтенроссия проекты гамәлгә ашырыла башлады. Районыбызның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә әти-әниләр һәм укучылар әлеге проект белән таныштылар, тәрбияви, бик эчтәлекле  фильмнар каралды. Проект турында барлык  мәгълүмат «Россия мәктәпләрендә кино дәресләре» сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://kinouroki.org/.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сабаның 4 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасында «Яшел ут – 2022» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда «Бәләкәч», «Теремок», «Салават күпере», «Әллүки», «Шатлык» балалар бакчалары тәрбиячеләре  катнашты. Педагоглар балаларны юлларда куркынычсыз тәртипкә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән шөгыль күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балалар белән уртак эшчәнлектә заманча методлар һәм алымнар кулланып, юлларда куркынычсызлык  мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ватанны саклаучылар - ул безнең егетләр, илебезне якларга әзер булып үсәчәк солдатлар. Бүген без "Армиядә хезмәт итәчәкбез"дигән конкурс - уен программасы уздырдык. Уен барышында без малайларыбыз  нинди җитез, кыю егетләр икэнен  күрдек.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International