2022 нче елның 19 нчы февралендә Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә Саба муниципаль районы коллективлары арасында чаңгы төре буенча шәхси-команда ярышлары узды.
2022 нче елның 20 нче февраль көнне "Сабантуй" күңел ачу үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир булып узды һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Ярышта республикабызның алты районыннан спортчылар катнаштылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча Фәнил Әхмәтвәлиев (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы) җиңүче булды, икенче урынны Илфан Кәримуллин (Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы) алды һәм өченче урынга Рүзәл Хәбибуллин (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы) лаек булды.
Призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары-Халыкара конкурсларда җиңүчеләр!
11 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән берлектә, «Муса Җәлил - бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 18 февраль 18 сәгатькә кадәр. 1922 елның 19 феврале
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 февраль кичендә, 2022 елның 19 февралендә төнлә һәм көндез 19 февралендә көндез һава торышы көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
җил көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә.;
бозлавык;
- юлларда кар көртләре, кар боткасы, бозлавык;
- көндез көчле кар, юеш кар.
16 февраль көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Гилемханова А. "Кибет" уены аша "Акчаның тылсымлы әйләнеше"дигән темага дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 21 февралендә 11:00 сәгатьтә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шәйхразыев Васил Габделгаяз улы катнашында «Саба муниципаль районының 2021 елга социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында» Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узачак.
Иртәрәк килергә! 10:30 сәгатьтә үз урыннарыгызны алырга!
Саба муниципаль районы Советы утырышына (сессиясе) чакырылучылар Исемлеге: