"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда акчаның тылсымлы әйләнешен өйрәнү дәресе

2022 елның 18 феврале, җомга

16 февраль көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Гилемханова А. "Кибет" уены аша "Акчаның тылсымлы әйләнеше"дигән темага дәрес үткәрде.

Максат: акча - универсаль, уңайлы алмашу чаралары турында күзаллаулар , формалаштыру.

Бурычлар: төркем биремнәрен үтәү аша төркемдә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Тәрбияче балаларга "кибет" уенын уйнарга тәкъдим итте.Сатучының һәм сатып алучының роле ничек мөһим булуын аңлатты. Балалар сатып алынган товар өчен түләнәчәк акчалар һәм түли торган карталар белән таныштылар. Балалар акчаларга төшерелгән шәһәр рәсемнәрен карадылар. Балалар дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләделәр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Балалар уен дәресеннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International