17нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең 3 сыйныф укучылары (укытучылары Мубаракзянова А. З., Абдуллин Р. Х. ) Саба район балалар китапханәсенэ экскурсия кылдылар, китапханәнәнең эшчәнлеге һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханә белгечләре Гарипова А., Шакирзянова И. укучылар өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделэр. Уен барышында укучыларнын татар халык мәкальләре, табышмаклары, милли уен кораллары, милли киемнәре буенча тапкырлыклары, осталыклары, белемнәре тикшерелде. Чараның икенче өлешендә "Һәр җәүһәрдә- халкым тарихы" - китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Әлеге чарадан балаларның китапка булган мәхәббәте, хөрмәте тагын да артты, татар халык ижаты белән якынрак танышырга мөмкинлек бирде.