«Муса Җәлил - бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы» дип исемләнгән әдәби сәгать

2022 елның 19 феврале, шимбә

11 февраль көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән берлектә, «Муса Җәлил - бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы»  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

     Чарада катнашучылар герой-шагыйрьне искә алу өчен җыелдылар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең  исеме безнең илдә генә түгел, читтә яшәүчеләргә дә  билгеле. Бары тик 39 ел гына Муса Җәлил яшәп калган, ләкин үзе турында буыннан-буынга баручы якты хатирәләр калдыра алган. Үзенең иҗаты, тормышы белән ул кешеләргә ничек яшәргә, үз Ватаныңны, үз халкыңны, үз җиреңне ничек яратырга кирәклеген күрсәтеп калдыра алган.                    

    Әдәби сәгатьтә Муса Җәлилнең  шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International