Саба муниципаль районы Советы утырышында (сессиясе) балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының иҗат эшләре күргәзмәсе.

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бүген Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында Саба муниципаль районы Советының «Саба муниципаль районының 2021 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 нче елга бурычлар турында» утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шәйхразыев Васил Габделгаяз улы катнашты. Мәдәният йорты фойесында сувенир продукцияләреннән торган зур  күргәзмә оештырылган иде. Анда сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучыларының иң яхшы кул эшләре тәкъдим ителде. Шәмәрдән филиалы укытучысы Сафина Р.К. «Балчык уенчыклары остаханәсе» дип аталган иҗади эшләр күргәзмәсе белән таныштырды. Газизова Г. Р.- «Милли бизәк» күргәзмәсе белән , укытучы Галиева Э. Р.кулдан эшләнелгән курчаклар һәм  «Татар бизәге» кул эшләре күргәзмәсен   тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International