2022 нче елның 20 нче февраль көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Волгоград, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 2 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)
2 урын – Басиров Алмаз (Казан шәһәре)
3 урын –Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе районы)
“В” категориясендә:
1 урын – Решетников Виталий (Киров өлкәсе)
2 урын – Ревякин Александр (Киров өлкәсе)
3 урын – Кондаков Сергей (Казан шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Хвостиков Дмитрий (Казан шәһәре)
2 урын – Козаченко Максим (Ижевск шәһәре)
3 урын – Рябов Максим (Ижевск шәһәре)
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!