В Нижнешитцинском СП прошла лыжная эстафета среди семей в рамках соревнований Лыжня Татарстана 2022. Первое место заняла семья Хабибрахмановых. Второе место семья Шакировых Г. и третье место семья Шакировых А.А. Победители и призеры получили грамоту и денежные призы.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Чаңгы юллары 2022 чарасы булып узды. Әлеге спорт чарасында мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашыты.
16 февраль көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә 23 нче тапкыр М.Фәйзиев истәлегенә районара 2008 елда һәм аннан кечерәк балалар арасында көрәш буенча турнир булып узды. Саба, Кукмара, Теләче райоонарыннан килгән 105 көрәшче 15 төрле үлчәү авырлыкларында үз көчләрен сынадылар. Турнир ачылышанда Саба муниципаль района яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. катнашып спортсменнарга үзенең җылы теләкләрен җиткерде.
Югары Шытсу мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәни чара булып узды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен төрле конкурсларда катнашып сынадылар.
1 февраль көнне Казанда, татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан узган республика олимпиадасының йомгаклау этабында Файзрахманова Камилә призлы урынга ия булды.
22 февраль көнне балалар йортында тәрбияче Исмәгыйлова Э. Х. инициативасы белән «Аҗаган»хәрби - спорт уены үткәрелде
Сатыш авыл җирлеге командасы авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышларында катнашты. Команданың составы-җирлекнең бюджет хезмәткәрләре.
23 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ватан сагында»дип исемләнгән тематик концерт программасы үткәрелде.
19 февральдә Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга 33 ел тулуга багышланган волейбол буенча турнир узды. Сатыш авыл җирлегеннән Бигәнәй командасы катнашты. Бигәнәй командасы быел икенче урынны алды. Турнирның иң яхшы уенчысы-Гыйлаҗиев Илсаф (Бигәнәй). Тренер-Зәйнетдинов Айдар.
Традиция буенча, февраль ае Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия ае буларак билгеләп үтелә. Шул нисбәттән укучылар, ике ротага бүленеп, ай дәвамында мәктәп күләмендә оештырылган төрле чараларда актив катнаштылар. Айлыкка йомгак буларак, "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үткәрелде. Ул Ватан сакчылары көненә дә багышланган иде. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Мина эзләү” ярышларында, “Строй һәм җыр” смотрында катнаштылар. Уен байрак эзләү белән тәмамланды.