Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында «Аҗаган» -спорт чарасы

2022 елның 25 феврале, җомга

22 февраль көнне балалар йортында тәрбияче Исмәгыйлова Э. Х. инициативасы белән «Аҗаган»хәрби - спорт уены үткәрелде .Уен Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. "Аҗаган" патриотизм, җаваплылык тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,балалар арасында үзара аңлашу атмосферасы тудыру максатыннан үткәрелде. Уенда 16 тәрбияләнүче катнашты. Уен башланыр алдыннан командалар тантаналы рәвештә тезелде. Беренче этапта командирлар чират буенча үз командаларын тәкъдим иттеләр. Икенче этапта катнашучылар команда эстафетасын уздылар. «Аҗаган» барышында һәр катнашучы үзенең физик әзерлеген күрсәтте. Уен ахырында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.«Аҗаган» уены оешкан төстә, бердәм,кызыклы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International