23 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ватан сагында»дип исемләнгән тематик концерт программасы үткәрелде. Программаның беренче өлешендә әфган сугышчылары: Кадиров Наил, Хәбибрахманов Сәүбән, Котдусов Әсхәт чакырылган иде . Алар Әфганстанда үзләренең ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Әфганстанга алар төрле елларда эләккән һәм төрле частьларда хезмәт иткәннәр. Алар шул сугышта һәлак булган дусларын,Әфган сугышының фаҗигале көннәрен искә төшерделәр, яшь буынны үз Ватаннарын яратырга һәм аны лаеклы яклаучылар булырга өндәделәр. Очрашуда катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.