ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

27 февраль 18 сәгатьтән 28 февраль 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :

-төнлә һәм иртән томан, бозлавык; 

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык көтелә.

26 февраль көнне Килдебәк мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

26
февраль, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

    Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2022 елның 1 мартында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына бушлай җир кишәрлекләре бирү вакыты тәмамлана. Шулай ук бу датадан «вакытлы участоклар»кадастр исәбеннән төшереләчәк.


25
февраль, 2022 ел
җомга

25 февраль көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Сиренә Вәсил кызы Гатиятованың “Гомерем келәме” китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр, шагыйрәнең дуслары һәм авылдашлары чакырылган иде.
Сиренә Гатиятова Саба районы Тимершык авылында туып, бүгенге көндә Теләче районында яшәп иҗат итә. Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы шагыйрәгә иҗади уңышлар теләде. Шулай ук туган авылы Тимершыктан килгән авылдашларына да сүз бирелде.  “Мишә дулкыннары” язучылары да Сиренә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар.Кичә барышында  китапханәчеләр тарафыннан шигырьләре сәнгатьле итеп укылды, иҗатына карата сораулар бирелде. 
Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

Өч Нарат һәм Иске Икшермә авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм узды. 

   2022 елның 25  февралендә "Игенче" ҖЧҖ ендә эшләучеләр арасында  “Чаңгы юлы – Игенче- 2022” ярышы  узды.  “Игенче" ЖЧҖ хезмәткәрләренең күбесе бик теләп катнашты, чөнки бу чара вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрүнең искиткеч ысулы.Һәр кешенең максаты -яшь категориясенә карап, бирелгән дистанцияне уңышлы узып китү. Барлык дистанцияләрдә дә лидерлык өчен көрәш бик киеренке булды. Берәүләр чаңгыда беренче адымнарын гына ясаса , икенчеләре, киресенчә, классик стильдә дә, коньковый  хәрәкәтне  дә күрсәтеп, югары планка тотты .Әмма һәркемнең яхшы нәтиҗә күрсәтәсе килә. Чаңгы ярышы буенча барлык җиңүчеләргә  бүләкләрне спонсорлар- “Восьмой источник” ҖЧҖ нән Сабирова Альбина Рафаэловна , “Камелия мебель” җитәкчесе Мавлетов Айдар Хәйдәрович  тапшырдылар .

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра

Югары Симет  гомуми белем бирү мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буларак үтте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

23 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Әти һәм мин- без дуслар !" дигән конкурс булды. Бәйрәм башында Россия армиясе сафларында хезмәт иткән  егетләр белән очрашу булды. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. котлады. Һәм бәйрәмнең күңелле өлеше башланды: малайлар  әтиләре белән «Әти һәр эшнең дә остасы», «Иң төз атучы» конкурсларында, «Йөгереш», «Поход» бәйгеләрендә катнаштылар. "Эрудит"викторинасында үз белемнәрен тикшерделәр. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Программа ахырында жюри конкурска йомгак ясады, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International