23 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Әти һәм мин- без дуслар !" - дигән конкурс булды.Бәйрәм башында Россия армиясе сафларында хезмәт иткән егетләр белән очрашу булды. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. котлады. Һәм бәйрәмнең күңелле өлеше башланды: малайлар әтиләре белән «Әти һәр эшнең дә остасы», «Иң төз атучы» конкурсларында, «Йөгереш», «Поход» бәйгеләрендә катнаштылар. "Эрудит"викторинасында үз белемнәрен тикшерделәр. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Программа ахырында жюри конкурска йомгак ясады, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.