ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

27 февраль көнне Байлар Сабасы спорт комплексында каратэ буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларны ачу тантанасында Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, Саба районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе - Кәримов Марат Рәшит улы, Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.

 "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең һәм Яшь Гвардия Саба җирле бүлекчәсенең инициативасы буенча  Байлар Сабасында ДХР һәм ЛХР качакларына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.​ Бүген, 28 февральдә, Татарстанның барлык муниципалитетларыннан беренче булып җыелган барлык  әйберләр региональ штабка тапшырылды. Әлеге чарада Саба районында яшәүче һәр кеше дә актив катнашты. Биредә төрле кирәк-яраклар, көндәлек әйберләр тупланды. Әлеге чарада актив катнашкан Саба халкына рәхмәт җиткерәбез, күкләребез аяз, тыныч булсын иде!

Тэги: Яшь Гвардия СабаЯшьләре

25 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында "Татавтодор" АҖ хезмәткәрләре "Җырлыйк әле" шоу-проекты кысаларында, искиткеч концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Турлар арасындагы тәнәфесләрдә җырладылар, биеделәр, шаярдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучылар" көненә багышлап, ир-егетләр арасында, җирлекнең Күчмә кубогына мини-футбол ярышы узды. Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Кубокка Кече Кибәче егетләре командасы ия булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

"Хатын-кыз мәсьәләсе" телефон кайнар линиясе

2022 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына гамәлдәге субсидияләр турында, шулай ук 2023-2025 ел чорына гаризалар кабул итүнең планлаштырыла торган даталары турында мәгълүмат бирү дәрәҗәсен арттыру максатларында, федераль бюджет турында Федераль закон проектын формалаштыру кысаларында, тармак федераль министрлыклары һәм ведомстволары катнашында «авыл территорияләрен һәм кече шәһәрләрне тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чаралары һәм аларны синхронизацияләү инструментлары» темасына бөтенроссия онлайн-киңәшмәләрен уздыра.

Икшермә командасы Сатыш авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар командалары арасында узган волейбол буенча турнирда катнашты. Безнең команда икенче урынны яулады. Афәрин,аларга алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» район балалар иҗаты конкурс-фестивале старт алды. Бүген конкурста «Вокал-соло» номинациясендә катнашучылар чыгыш ясадылар. Иллегә якын чыгыш ясаучыларның иң яхшыларын сайлап алу жюри өчен җиңел булмады. Алар арасында беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаучылар да бар иде, беренче адымнары һәрчак дулкынландыргыч. Әмма барлык катнашучылар да үзләреннән канәгать калдылар, тамашачылар белән аралашудан шатлык кичерделәр һәм иҗади илһам алдылар.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге карар кабул итте:

"Вокал-соло" номинациясе, кече төркем (1-4 сыйныфлар):

1 урын - Вафина Зәлия, Балалар иҗат үзәге, җит. Аубакиров Ф. Г.,

2 урын - Канафиева Динә, Балалар иҗат үзәге, җит. Аубакиров Ф. Г.,

3 урын - Шәрипова Сәйлән, Олы Кибәче урта мәктәбе, җит. Шәфыйкова Г.Р.,

Махсус бүләк: Нигъмәтуллин Әмирхан, "РОСТ" Шәмәрдән лицее, җит. Вәлиева А. М.,

"Вокал-соло" номинациясе, урта төркем (5-8 сыйныфлар):

1 урын - Зарипов Газиз, Балалар иҗат үзәге, җит. Аубакиров Ф. Г.,

2 урын - Гасимуллина Әдилә, Олы Арташ төп мәктәбе, җит. Вәлиева Э. М.,

3 урын - Әхмәдуллин Инсаф, Югары Симет урта мәктәбе, җит. Имамиев И. И.,

Махсус приз: Вәлитова Ралина, "РОСТ" Шәмәрдән лицее, җит. Вәлиева А. М.,

"Вокал-соло" номинациясе, өлкән төркем (9-11 сыйныфлар):

1 урын - Фаляхова Талия, сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп, җит. Дәүләтшина Г. Р.,

2 урын - Хөснуллин Илзат, Олы Шыңар урта мәктәбе, җит. Садыков Ф. Ф.,

Котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яраткан һәм мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе-әвәләп ясау.  Бу сәнгать иҗатының иң үзенчәлекле төре. Бала үзе ясаган әйберне күрә дә, тотып та карый, кулга алып кирәк булган саен үзгәртә дә ала.

Бүгенге дәреснең темасы: "уенчыклар өчен чәй сервизы".

Тэги: осз

27
февраль, 2022 ел
якшәмбе

26 нчы февраль көнне Балтачта узган киберспорт буенча турнирда районыбыз егетләре дә катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча киберспортчылар Илдар Кәлимуллин, Фаил Шәрәфетдинов 1 урынны яуладылар, ә Айдар Фәхретдинов һәм Илфан Кәримуллин 2 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!

Тэги: ЯШЬ ГВАРДИЯ СабаЯшьләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International