ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2 март көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында педагогик коррекция үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучы "Минем кәефем" дигән темага пластилиннан картина ясады.

Максатлары: эмоциональ киеренкелекне бетерү, иҗади потенциалны үстерү.

Тэги: ОСЗ

2022 нче елның 1 нче мартында  "Спорт комплекс" МБУдә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.

1 март көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен  район методик берләшмә  утырышы узды. Катнашучылар мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә сыйныф җитәкчесенең эш алымнары белән якыннан таныштылар, сыйныф сәгатьләрендә, чараларда булдылар. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Эчке эшләр органнарына чакырабыз


1
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 26-27 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Снежность-2022» республика классификация  ярышлары узды.

2022 елның 26 февралендә  Тимершык авыл җирлегендә  Гәрәев Ильнур Габделбәр улы истәлегенә волейбол ярышы оештырылды. Командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

26 февраль көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр арасында "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда төрле елларда хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр: Шакиров Шамил, Галимов Булат, Биктимиров Шаһинур катнашты. Уен матур җырлар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Уенчылар кроссворд чишеп, армия турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Тамашачылар уенны бик теләп күзәттеләр. Алып баручы Илнур Нәҗиповның бер генә соравы да җавапсыз калмады. Төп җиңүче итеп Шамил Шакиров билгеләнде. Уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә

2022 елның 1 мартыннан өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләре буенча азкатлы торак комплекслары чикләрендә индивидуаль торак йортларны дәүләт теркәвенә алуны үткәрү тәртибен билгеләүче Федераль законның төп нигезләмәләре үз көченә керде. Шулай итеп, проект финанслау механизмын куллану мөмкинлеге индивидуаль торак йортлар төзүгә дә кагыла.

       27нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле  укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы  уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар:

       Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз)

  • Миронова Анастасия, Шәмәрдән лицееның 4нче сыйныф укучысы (укытучысы Поладова А.И.)
  • Тапайкина Аделина, Лесхоз урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы (укытучысы Баширова М.Н.)

   Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International