Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә
2022 елның 1 мартыннан өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләре буенча азкатлы торак комплекслары чикләрендә индивидуаль торак йортларны дәүләт теркәвенә алуны үткәрү тәртибен билгеләүче Федераль законның төп нигезләмәләре үз көченә керде. Шулай итеп, проект финанслау механизмын куллану мөмкинлеге индивидуаль торак йортлар төзүгә дә кагыла.
Үзгәрешләр шулай ук төзүче тарафыннан өлешле төзелеш объектын һәм гомуми милекне тапшыру тәртибен, шәхси торак төзелеше объектын җир кишәрлегенә хокукны дәүләт теркәве үзенчәлекләрен җайга сала.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатып узганча, хәзер коттедж бистәләрен төзүчеләргә өлешләп төзү турында закон нормалары кулланылачак. Димәк, алар төзелеш эшләрен эскроу-счетлар механизмын кулланып алып бара ала.
«Безнең фикеребезчә, әлеге яңалыкларны безнең шәхси йортта яшәргә теләгән гражданнар һичшиксез бәяләячәк. Чөнки бүгенге көнгә кадәр өлешләп төзү өлкәсе күп фатирлы йортларга гына кагыла иде. Шулай ук бу Татарстанда комплекслы азкатлы төзелеш үсеше өчен өстәмә стимул булачак", - дип саный Лилия Борһанова.
Игътибарга
Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, 2021 елда гомуми мәйданы 2 млн кв. метрдан артык булган 18 меңгә якын торак йорт теркәлгән.
Яңа закон нигезендә, хәзер ИЖС проектларын төзүчеләр түбәндәге мәгълүматны ЕИСЖСТА ачарга тиеш:
- территорияне планлаштыру проектын һәм территорияне межалау проектын раслау һәм бердәм дәүләт реестрына расланган территорияне межалау проекты турында белешмәләр кертү хакында;
- төзелешкә рөхсәт турында;
- проект декларациясе турында;
- төзелә торган индивидуаль торак төзелеше объекты планы турында, аның урнашу урыны, планлаштырыла торган мәйданы һәм мондый объекттагы һәр бинаның урыны күрсәтелгән;
- индивидуаль торак төзелеше объекты төзелә торган җир кишәрлегенең мәйданы, шартлы номеры һәм урнашуы күрсәтелгән планы турында.
Белешмә
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»30.12.20021 ел, №476-ФЗ Федераль закон.