Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2022 елның 1 марты, сишәмбе

        27нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле  укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы  уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар:

       Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз)

  • Миронова Анастасия, Шәмәрдән лицееның 4нче сыйныф укучысы (укытучысы Поладова А.И.)
  • Тапайкина Аделина, Лесхоз урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы (укытучысы Баширова М.Н.)

   Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International