"Лыжня Игенче - 2022"

2022 елның 25 феврале, җомга

   2022 елның 25  февралендә "Игенче" ҖЧҖ ендә эшләучеләр арасында  “Чаңгы юлы – Игенче- 2022” ярышы  узды.  “Игенче" ЖЧҖ хезмәткәрләренең күбесе бик теләп катнашты, чөнки бу чара вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрүнең искиткеч ысулы.Һәр кешенең максаты -яшь категориясенә карап, бирелгән дистанцияне уңышлы узып китү. Барлык дистанцияләрдә дә лидерлык өчен көрәш бик киеренке булды. Берәүләр чаңгыда беренче адымнарын гына ясаса , икенчеләре, киресенчә, классик стильдә дә, коньковый  хәрәкәтне  дә күрсәтеп, югары планка тотты .Әмма һәркемнең яхшы нәтиҗә күрсәтәсе килә. Чаңгы ярышы буенча барлык җиңүчеләргә  бүләкләрне спонсорлар- “Восьмой источник” ҖЧҖ нән Сабирова Альбина Рафаэловна , “Камелия мебель” җитәкчесе Мавлетов Айдар Хәйдәрович  тапшырдылар .

   Аерым номинацияләрдә:

Хатын- кызлар арасында:-  яшь аермасы буенча -40 яшькә кадәр:

   төрле эштә эшләүче - Зарипова Айзилә- l урын,  

   сыер савучылар  Идиятова Гөлсинә – II урын, Зиннатова Фәнзия- III урын, Сабирҗанова Алеся - IV  урын.

Яшь аермасы буенча 40 яшьтән соң:

    бозау караучы Хөсәенова Рузия - l урын, сыер савучылар  Сагитова Нурсәнә – II урын, Сабирҗанова Рушания 3 урын,Рамазанова Гүзәл –IV урын.

-специалист хатын- кызлар арасында:-  яшь аермасы буенча- 40 яшькә кадәр:

   учетчик – Дәуләтшина Резедә – I урын, ашханә мөдире Галиева Гөлнара -II урын, Хисапчы Николаева Рания – IIIурын, икътисадчы –Ivурын/

яшь аермасы буенча- 40 яшьтән соң :

   -ферма мөдире Галимова Гүзәл – I урын, кадрлар инспекторы – Рәхимуллина Зөлфирә II урын, баш хисапчы Латыпова Алсу III урын.

Ир- егетләр арасында:-   - 46 яшькә кадәр:-

   Терлекче Хөсәенов Илнар - l урын ,вет –фельдшер Хайретдинов Инсаф II урын , терлекче Мәхмутов Рифнур  III урын, тракторчы Нотфуллин Әнис –IV урын.

46 яшьтән өлкәннәр арасында:

   Эретеп-ябыштыручы  Хөсәенов Илдар I урын, склад мөдире  Сагитов Илсур II урын, вахта йөртуче  Хаертдинов Раиль III, тракторчы Асадуллин Расих -IV  урын.

Специалист ир-егетләр  арасында:-  яшь аермасы буенча 40 яшькә кадәр:-

   баш энергетик  – Шәймарданов Р.Н. – I урын, баш агроном Галиев Нияз  -II урын, агроном Хазиев Рүзәл – IIIурын, мастерской мәдире Хаертдинов Динар – IV урын.

Яшь аермасы буенча 40 яшьтән соң:-

   -механик Мирзегалямов Рамил – I урын, тәэминатче Сафиуллин Мөнәвир –  II урын, баш инженер Аскаров Ильяс  III урын, баш механик Ханнанов Фәнис – IV урын  

   -Җитәкчеләр арасында : - “Игенче” ҖЧҖ ген. директоры  Алмаз Зөфәрович Зарипов - l  урын, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Шайхетдинов А.Р. – 2 урын,

   Шекше төп тәктәбе директоры Зайнагиев Н.М.- 3 урын ,  Эзмә урта мәктәбе директоры Гыйбадуллин З.Ф – IV урынга лаек булдылар .

   Чаңгы ярышы буенча барлык җиңүчеләр дә үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар. Ә  чаңгы ярышының иң зур  шатландырган мизгеле- финиш сызыгын узып баручы катнашучыларның елмаюлы, шат йөзләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International