Музыка-кешелек дөньясының меңләгән еллар дәвамында эшләгән иң зур уйлап табуы. Ул кешеләрнең көнкүрешенең һәм үз-үзләрен күрсәтүнең аерылгысыз өлеше булып тора, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. 20 февраль көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулэ, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре авыл узешчэн артистлары белэн берлектэ, Олыяз авыл мәдәният йортында "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.Программа 4 этапта узды. Һәр этапта уенчылар беренче ноталардан көйләр, җырлар, музыка уен кораллары уйлап җаваплар бирделәр. Уен музыкаль паузалар белән чиратлашып барды. Программа бер сулышта узды.
22 февраль көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә "Ватанга хезмәттә"дип исемләнгән концерт номерлары белән ярышлар,бәйгеләр үткәрелде.Чара барышында торле конкурслар, уеннар үткәрелде. Күңел ачулар барлык кунаклар өчен дә табылды. Конкурслар музыкаль номерлар белән үрелеп барды.Соңыннан барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Кырбаш авыл клубында «Әтием армиядә хезмәт итте»дигән чара узды.23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Ватанны саклаучылар көне Россиядә Хәрби дан көне, Ватанны саклауда катнашкан ир-атлар һәм хатын-кызлар бәйрәме булып санала. Бәйрәмдә өлкәннәр һәм балалар катнашты
Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән әтиләренең фоторәсемнәре, анда солдат көннәре һәм армиядә хезмәт итүнең кызыклы мизгелләре сурәтләнгән. Күңелле конкурслар, биюләр, гитара астында җырлар булды. Балалар үзләренең әтиләре турында, армиядә хезмәт иткәндә, нинди гаскәрләрдә хезмәт итүләре, нинди кыенлыкларны җиңеп чыгулары турында сөйләделәр. Барысы да канәгать калды.
Анда 13 кеше катнашты.
Эшкуарларны уку курсын узарга чакырабыз
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча түбәндәгеләр кергән: Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән, 24 февральдән 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 25 феврале 2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә: төнлә һәм иртән урыны белән томан; - төнлә һәм көндез юлларда бозлавык көчле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: Томан вакытында:
23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар өчен дә бәйрәм, чөнки алар күңелләре белән туган ил, ватан, гаилә, дуслар һәм, әлбәттә инде, хатын-кызлар сакчысы. 22 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә кадерле ир-атларга багышланган "Ватанны саклаучылар көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм кунакларын күптөрле программа көтте. Концерт дәвамында сәхнәдән мәзәкләр һәм котлаулар яңгырады. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм күңелле чыгышлар белән истә калды һәм барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.
Бүген Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында торак сатып алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшыру тантанасы булды. Быел 2 гаилә-Шәмәрдән авылыннан Фатыйховлар һәм Сатыш авылыннан Җәләлиевлар гаиләсе торак алу өчен социаль түләүләргә ия булдылар. Фатыйхова Ләйлә 4 бала тәрбияли: 2 бала-мәктәп укучылары, 2 бала балалар бакчасында. Гаилә Шәмәрдән авылында торак сатып алырга планлаштыра. Әлеге гаилә программада катнашу өчен 2018 елда гариза бирде. Җәләлиевлар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә: 1 укучы һәм балалар бакчасында 2 бала. Гаилә Байлар Сабасында торак алырга планлаштыра. Сертификатларны Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы тапшырды. Әлеге программада 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр катнаша ала. Программада катнашу өчен барлык шартларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы сайтында белергә яки Саба районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
21 февраль Халыкара туган тел көне. 19 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Горур телем” дигән фольклор сәгать үткәрелде. Чарада алып баручылар катнашучыларга туган тел, аның байлыгы һәм кабатланмас булуы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы һәм ничек яшәүе, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. «Мәкальне төгәллә» дигән уен-викторина кызыклы булды. Чара азагында балалар «Әдәби Алан» проекты өстендә эшләделәр. «Горур безнең тел» - китап күргәзмәсе, «Халкымның күңел җәүһәрләре» - тематик күргәзмәсе оештырылды.
22 февраль көнне, безнең катнашучыларны армия тормышы шартлары белән якыннанрак таныштыру максатыннан, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Армия чемоданы» дип исемләнгән очрашу-уен үткәрделәр. Тенеки авыл клубы мөдире жюри әгъзасы булды. Уен шартларын үтәү чара башланганчы ук башланды: командалар «Армия чемоданын» җыю өчен: фотографияләр, көнкүреш, ял предметлары һәм үз туганнарының вакытлы яки профессиональ хезмәт үтү өчен барлык кирәк-яраклар салырга тиеш иде. Бу өй эше биреме иде, ә иң кызыгын катнашучылар очрашу барышында күрсәттеләр. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
18 февраль көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә"һәр өйнен үз уенчыклары "дип исемләнгән күргәзмә үткәрелде.Балаларның заманча уенчыклары күп. Күп еллар элек балалар уенчыкларының бөтенләй башкача күренүен бик азлар гына белә.
Китапханәче катнашучылар белән берлектә Уенчыклар дөньясына һәм уенчыклар белән бәйле гаилә гореф-гадәтләренә кечкенә сәяхәт кылды.