"Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа.

2022 елның 25 феврале, җомга

Музыка-кешелек дөньясының  меңләгән еллар дәвамында эшләгән иң зур уйлап табуы. Ул кешеләрнең көнкүрешенең һәм үз-үзләрен күрсәтүнең аерылгысыз өлеше булып тора, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. 20 февраль көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулэ, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре авыл узешчэн артистлары белэн берлектэ, Олыяз авыл мәдәният йортында "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.Программа 4 этапта узды. Һәр этапта уенчылар беренче ноталардан көйләр, җырлар, музыка уен кораллары уйлап җаваплар бирделәр. Уен музыкаль паузалар белән чиратлашып барды. Программа бер сулышта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International