ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы «Нәүрүз»  бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр. Бу бәйрәм безнең авыл халкы өчен дә матур традициягә әверелде.   19-20 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз» үткәрелде. Яз бәйрәме җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны учак ягып казанда пешерелгән  кайнар «Карга боткасы»  көтә иде.

 Нәврүз бәйрәмнәре халыктан бирнә җыеп  һәм спонсорлар ярдәме белән үтте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

19-20 март көннәрендә 2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан "Снежный Снайпер" биатлон буенча ярышлар узды.

2022 елның 27 мартында «Хуш киләсең Нәүрүз – түрдән уз» исеме астында Нәүрүз бәйрәме уздыру планлаштырыла.

20 март көнне Югары Симет авылы клубында , язны каршы алу – “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

22нче  март  көнне  Арча шәһәрендә  “Педагог-психолог-2022”  Республика конкурсының зона этабы үтте.  Әлеге бәйгедә 7 районның  педагог-психологлары көч сынашты. Саба районы данын беренче номерлы Шәмәрдән “Әкият” балалар бакчасыннан  Шакирова Люция Тимербаевна яклады һәм 3 урынга лаек булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә.

«Шахмат-баш мие өчен гимнастика ул!» дигән бөек математик Блез Паскаль. Монда хич бәхәсләшеп булмый!

Логика, хәтер, аналитика һәм партнерга хөрмәт - болар барысы да шахмат. Ә шахмат турниры-хезмәттәшләр белән аралашу, яхшы кәеф белән зарядка ясау һәм интеллектуаль бәйгедә катнашу өчен менә дигән мөмкинлек!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар кышкы чорда даими рәвештә кардан чистартылып торылды. Ә бу юлы юл кырыендагы канауларны ачу  эшләре алып барыла. Эшне «Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе " -нән җәлеп ителгән махсус техника башкара»

Нәүрүз (яки Нәүрүз) – мөселман Яңа ел, ул традицион рәвештә 21 мартта-язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Фарсы теленнән «Нәүрүз» дип тәрҗемә иткәндә яңа ел, яз, яңарыш башлануны символлаштыручы «яңа көн» дигәнне аңлата.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

20 нче март көнне Мишәбаш авыл клубында Раушан Шәрифнең «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...» музыкаль комедиясе куелды. Рольләрне мәдәният хезмәткәрләре башкарды. Артистлар башкаруында бик күп матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр һәм күп кенә кызыклы юмор башкарылды. Концерттан тамашачылар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International