Тимершык авыл җирлегендә "Нәүрүз" бәйрәме

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы «Нәүрүз»  бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр. Бу бәйрәм безнең авыл халкы өчен дә матур традициягә әверелде.   19-20 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз» үткәрелде. Яз бәйрәме җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны учак ягып казанда пешерелгән  кайнар «Карга боткасы»  көтә иде.

 Нәврүз бәйрәмнәре халыктан бирнә җыеп  һәм спонсорлар ярдәме белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International