ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чит телләрне өйрәнүен камилләштерү,  талантлы балаларны ачыклау максатыннан, 22 март көнне Балалар иҗаты үзәгендә традицион чит телләр фестивале булып узды. Фестиваль районның 18 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 110нан артык баланы җыйды. Бәйге өч юнәлеш буенча үткәрелде: «Җыр», «Шигъри әсәр», «Театральләштерелгән тамаша». Фестивальдә катнашучылар  рус, татар һәм башка милләт әсәрләрнең инглиз телендәге композицияләрен башкардылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча ул Яңа ел бәйрәме булып санала. 20 март көнне Иләбәр авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Иләбәр авыл клубы, китапханә, хезмәткәрләре тырышлыгы белән уздырылган бәйрәм, балалар чыгышы белән башланып китте. Яз хәбәрчесе Нәүрүзбикә авыл халкы белән төрле кызыклы уеннар оештырды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә арасындагы көрәш яз файдасына тәмамланды. Килгән кунаклар пылау, төрле боткалардан авыз иткәннән соң  самавырдан кайнар чәй эчтеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән уратып алынган. Астрономия календаре буенча Истәлекле Нәүрүз нәкъ менә шундый бәйрәмгә керә. Бу көн табигатьнең, кешенең, аның күңеленең һәм йөрәгенең яңаруын, ә киң мәгънәдә – яңа тормыш башлануын аңлата. 19 март көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Кыш бабайның гадәти булмаган чаналарда килүеннән башланды. Соңыннан кызыклы һәм күңел ачу сәхнәсе белән дәвам итте. Авылдашлар уенга кушылып, биеделәр. Бәйрәм ахырында тәмле пылау, коймак белән сыйландылар. Барлык катнашучылар да бәйрәм чарасы ахырында истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Метеорологлар көне белән, кадерле фаразларны төзүчеләр һәм тапшыручылар! Сезгә күтәренке кәеф һәм нурлы бәхет, көчле шатлык һәм соклану телибез! Сезнең фаразларыгыз һәрвакыт уңайлы һәм җентекле, төгәл һәм оптимистик булсын.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Төбәк авылында яшәүче Корбанова Әминә Бәдри кызына 90 яшь тулды. Юбилярны РФ Президенты В.В. Путин, район, республика җитәкчеләре исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Ярышта 4 команда катнашты. Кубокка студент кызлар командасы ия булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2022 елның 19 мартында Тимершык авыл җирлеге хоккей майданчыгында Гарипов Минияр Әхматнур улы, Мубараков Айнур Илдус улының якты истәлегенә “Итекле хоккей”  бәйгесе үткәрелде. Хоккейда алты команда катнашты. Командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба муниципаль районы буенча үткәрелгән “Алкалы хоккей” уенында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2022  нче елның  19-20 март көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә  конкур буенча ярышлар булып узды..  Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбе, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама  шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән  спортчылар көч сынашты.  Ярыш дүрт маршрут буенча узды.

18 – 19 нчы март көннәрендә Лениногорск шәһәрендә мәктәп спорт клубларының  Бөтенроссия спорт уеннары республика этабы булып узды. Безнең район данын Саба гимназиясе  укучылары (җитәкчеләре – Гайнуллин И.Ш., Ахтямов А.Н.) якладылар. Алар видеоролик, йөзү, бадминтон, җиңел атлетика, стритбол ярышларында катнашып, 1 нче урынга лаек булдылар.. Алга таба Саба гимназиясе командасы әлеге ярышның Россия этабында республика данын яклаячаклар. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә киләсе ярышларда уңышлар теләп калабыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International