Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең теплица хуҗалыгында кыярлар өлгерә
2022 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2022 елның 21 мартыннан 12 маена кадәр «Ветеранга Открытка»конкурсы үткәрелә.
Бүген, 14 нче апрель көнне, Саба сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге инициативасы белән рәсем сәнгате буенча мәктәп-интернат укучылары өчен мастер-класс оештырылды. Мастер-классны рәссам-керамист, Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Абдулвәкил Хәмидуллин үткәрде. Ул сынлы сәнгатьнең барлык серләрен ачты, укучыларны керамика өлкәсендәге уңышлары белән таныштырды, үз эшләрен күрсәтте. Укучылар мастер-класс вакытында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
2022 елның 14 апрелендә 3 номерлы “Шоколад” балалар бакчасы базасында "Хисләр һәм сәламәтлек. Тискәре эмоцияләр белән идарә итү» дигән тема астында методик берләшмәнең чираттагы утырышы үтте. Семинарда мәгариф оешмаларының педагог-психологлары, укытучы-логопедлары катнашып, төрле мастер класслар күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.
14 апрель көнне Тулпар ресторанында, Рамазан ае уңаеннан, Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән "Дин вә тормыш"дип исемләнгән очрашу оештырылды. Очрашуга Балалар белән гаилә парлары чакырылган иде, анда гаилә кыйммәтләренә һәм балалар белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы дини темалар турында фикер алыштылар. Шулай ук әлеге чарада Саба районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы үзенең гаиләсе белән катнашты. Тулпар рестораны хуҗасы Хурамшина Әдиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Созвездие-Йолдызлык 2022» фестивале Гала-концертында һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар .
Түбән Симет авылларында , Балтач районының "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 27 лампочка куелды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 14 апрель 18 сәгатькә кадәр. 15 апрель 2022 ел.
2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән-томан, яшен;
- төнлә һәм көндез-яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил.
(Казан шәһәре).
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
12 апрель көнне Сулэ авыл клубында "Галэм якын-бары тик кул суз гына" дигән слайд-әңгәмә үткәрелде.Балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр:беренче булып этлэрнен беренче космоска җибәрелуен, Юрий Гагарин – дөньяда беренче космонавт булуын, Алексей Леонов – ачык космоска чыккан беренче космонавт булу турында белделэр."Оча торган Комета " динэг уен да уйнадык.
Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белән берлектә"Колке иленә сәяхәт"дип исемләнгән көлке бәйрәме үткәрелде. Балалар күңелле клоун Клепа белән Колке иленә киттеләр.Анда алар шаярдылар,уйнадылар,күңел ачтылар, биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Клепа барлык балаларга сәламәт, күңелле булырга, әти-әниләрен тыңлауларын теләп, үзенең кояшлы шәһәренә юнәлде, истэлеккэ балаларга шарлар калдырды.