Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Созвездие-Йолдызлык 2022» фестивале Гала-концертында һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар .

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

14  апрель көнне КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык 2022"  фестиваленең Гала-концерты һәм  бүләкләү тантанасы узды.

 Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының  “Тамчы” вокаль ансамбле (җит. Харрасова Л.А.)  « Милли гореф-гадәтләрне саклап калган өчен «Махсус приз» дипломы;

 «Яшьлек» бию коллективы (җит.Мәбәрәкҗанова А.З.) -3 урын;

Мухаметзянов Самат (җит.Мухаметзянова Р.Х.) -2 урын.

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары  биеклекләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International