Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 14 апрель көнендә Явлаштау мәдәният йортында Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе ачык акционерлар җәмгыяте һәм “Рамазан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре катнашында “Җырлыйк әле” – шоу проекты үткәрелде. Уен дүрт турдан торды, һәр турда өч бирем, турлар арасында тамашачыларга концерт номерлары тәкъдим ителде. Тамашачылар үзләренә рухи азык алып, узэшчәннәргә алкышлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен Г.Х. Андерсен әкиятләре буенча « Андерсен геройлары илендә»дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрде. Чара барышында балалар «Дөньядагы иң бөек әкиятче»исемле иҗади биография битләре белән таныштылар.
Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең теплица хуҗалыгында кыярлар өлгерә
2022 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2022 елның 21 мартыннан 12 маена кадәр «Ветеранга Открытка»конкурсы үткәрелә.
Бүген, 14 нче апрель көнне, Саба сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге инициативасы белән рәсем сәнгате буенча мәктәп-интернат укучылары өчен мастер-класс оештырылды. Мастер-классны рәссам-керамист, Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Абдулвәкил Хәмидуллин үткәрде. Ул сынлы сәнгатьнең барлык серләрен ачты, укучыларны керамика өлкәсендәге уңышлары белән таныштырды, үз эшләрен күрсәтте. Укучылар мастер-класс вакытында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
2022 елның 14 апрелендә 3 номерлы “Шоколад” балалар бакчасы базасында "Хисләр һәм сәламәтлек. Тискәре эмоцияләр белән идарә итү» дигән тема астында методик берләшмәнең чираттагы утырышы үтте. Семинарда мәгариф оешмаларының педагог-психологлары, укытучы-логопедлары катнашып, төрле мастер класслар күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.
14 апрель көнне Тулпар ресторанында, Рамазан ае уңаеннан, Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән "Дин вә тормыш"дип исемләнгән очрашу оештырылды. Очрашуга Балалар белән гаилә парлары чакырылган иде, анда гаилә кыйммәтләренә һәм балалар белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы дини темалар турында фикер алыштылар. Шулай ук әлеге чарада Саба районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы үзенең гаиләсе белән катнашты. Тулпар рестораны хуҗасы Хурамшина Әдиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Созвездие-Йолдызлык 2022» фестивале Гала-концертында һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар .