ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Үз эшеңнең остасы бул!

   Табигать бүгенге көнгә кадәр җылы һәм кояшлы көннәре белән сөендермәсә дә, һәрберебезнең күңеле язны көтә.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

19 нчы апрель көнне САБА-АРЕНА спорт мәктәбендә Җиңү көненә һәм цифрлаштыру елына багышланган 2011-2014 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда 30дан артык спортчы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре:

Малайлар арасында:

1 урын-Кәримов Абдукәрим

2 урын-Садиков Зөлфәт

3 урын-Абдуллин Булат, Алиев Михаил

Кызлар арасында:

1 урын-Шәймәрданова Айсылу

2 урын-Фазлиева Амалия

3 урын-Фатхуллина Ильвина, Попова Альбина

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

20 апрельдә татар шагыйрәсе,популяр җырлар авторы Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова да 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Арташ авыл җирлегенең сәламәт яшәү рәвеше

Тэги: Арташ авыл җирлеге

19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Республика программасы кысаларында Тимершык авыл җирлеге Сабай авылында авыл урамнарын яктыртыр өчен светодиод лампалар куелды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр оештырылды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан рееспубликабыз укытучыларына яңа ноутбуклар биреләчәк. Әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ак Барс Банк тарафыннан тормышка ашырыла, мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән. Ноутбукларны тантаналы рәвештә тапшыру чарасы “ICL Техно” технопаркында үтте. Татарстан Президенты 10 иң яхшы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Бу тантанада Саба районыннан Иштуган урта мәктәбенең информатика укытучысы Борһанов Тимур Юрьевич катнашты.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Сезне һөнәри бәйрәмегез – халыкны эш белән тәэмин итү көне белән котлыйбыз! Бу көн бары тик яхшы кәеф белән генә билгеләнсен, ә эш бары тик уңай эмоцияләр генә алып килсен. Сез-зур хәрефле һәм олы йөрәкле белгеч! Без сезгә карьера үсеше, килүчеләрдән аңлау һәм якыннарыгызның кайгыртуын телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International