ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 17-18 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә фигуралы шуу буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узды.

Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2022» халыкара акциясенә старт бирелә. Быел чара “Табигать экосистемаларына - саклау һәм торгызу” девизы астында уза.

18 нче апрель көнне "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә баручы "Безнең Республика - Безнең Гамәл" тапшыруын яздыру булды.  Биредә Татарстан Республикасында барган яшьләр сәясәте, патритотик һәм тәрбиясе, яшь эшкуарлар һ.б. турында сөйләшү барды. Тапшыруга "Яшь Гвардия" Саба җиорле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев та чакырулы иде. Ул әлеге тапшыру барышында районда булган яшь эшкуарлар, балаларга, яшьләргә булган хезмәт тәрбиясе һәм районыбызда 2019 нчы елдан эшләп килүче "Saba BalaHoner" проекты турында сөйләде.

         Тапшыру эфирга "Яңа гасыр" каналында 21 нче апрель көнне 22:15 сәгатьтә чыгачак.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Һәр сишәмбе 14: 00 Республика маркетинг үзәге «импортны алыштыру»темасына вебинар уздыра.

Һәр пәнҗешәмбе көнне 15: 30 сәгатьтә «Биржа мәйданчыгы "агрегатына күзәтү" вебинары уза.

Якындагы вебинарда 19 һәм 21 апрельдә милек формасына бәйсез рәвештә барлык предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар катнашуларын сорыйбыз!

Теркәлү өчен сылтама:

http://rmcrt.ru/webinar.html

Саба районы мәдәният бүлеге Бөтенроссия акциясендә катнашып, балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар  җыю оештырды. Районыбыз халкы бу эштә бик актив катнашты. Балалар өчен махсус әдәбият, рус әдәбиятының иң матур үрнәкләре булган 354 китап балаларга бүләк ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

16 апрель көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре һәм урта мәктәп укучылары биләмәне чүп-чардан җыештыру буенча өмәгә чыктылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

"Тургай" приютында шашка һәм шахмат тугэрэклэре эшлэп килэ. Шашка һәм шахмат уеннары нәтиҗәсендә балалар куелган максатка ирешүдә сабыр, тырыш, үҗәт булырга өйрәнәләр, эшкә сәләтлеләр, логик мәсьәләләрне хәл итә белүләрен өйрәнәләр, хәтерне тәртипкә салалар.

Тэги: осз

Эзмә мәдәният йортында " Кар десанты» дип исемләнгән патриотик  – күргәзмә үткәрелде. ​ Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте.  Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм тарих укытучысы Н.М. Сөләйманова эзтабарлар отрядының «Кар десанты»экспедициясе  турында сөйләп  видеоролик күрсәттеләр.​ Шулай ук балалар эзтабарлар отрядының Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган туганнары  өчен авырлыкларны җиңеп, бик яхшы эш башкаруын белделәр. Чараның икенче өлешендә укучылар әлеге төркем оештырган күргәзмә белән таныштылар.​

Тэги: Мәгариф идарәсе

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 18 апрель 18 сәгатькә кадәр. 1922 елның 19 апреле

2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

төнлә ТР төньяк районнарында бозлавык, юлларда бозлавык;

- төнлә һәм Көндез күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган томан (Казанда-төнлә һәм иртән).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International