Региональ тапшыруда катнашу

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

       18 нче апрель көнне "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә баручы "Безнең Республика - Безнең Гамәл" тапшыруын яздыру булды.  Биредә Татарстан Республикасында барган яшьләр сәясәте, патриотизм һәм яшьләргә тәрбия бирү, яшь эшкуарлар һ.б. турында сөйләшү барды. Тапшыруга "Яшь Гвардия" Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев та чакырулы иде. Ул әлеге тапшыру барышында районда булган яшь эшкуарлар, балаларга, яшьләргә булган хезмәт тәрбиясе һәм районыбызда 2019 нчы елдан эшләп килүче "Saba BalaHoner" проекты турында сөйләде.

         Тапшыру эфирга "Яңа гасыр" каналында 21 нче апрель көнне 22:15 сәгатьтә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International