"Йөзләреңә чыккан бәхетең була күрсен гөмерлек"дип исемләнгән шигърият сәгате

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә татар шагыйрәсе,популяр җырлар авторы Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова да 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан 19 апрель көнне Лесхоз авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Йөзләреңә чыккан бәхетең була күрсен гөмерлек"дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде.Чарада катнашучылар шагыйрәнең биографиясен, тормыш юлын җентекләп белделәр. "Алмагач бураны", "Син сөюдән чибәр", "Пар алма", "Мин ул әни сиңа яшь чагың"кебек шигырьләр, җырлар укылды. Шулай ук китапларга күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International