ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

17нче  май көнне Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее “Үсеш” тә “Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык” дигән темага цифр дәресе булып узды. Бу дәрестә Татарстан республикасының Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Павлов С.В. һәм Саба мунициапль район башкарма комитетының икъдисад буенча бүлек җитәкчесе Багманов М.М. катнашты. Павлов С.В. безнең тормышыбызга цифрлаштыруның тотрыклы кереп баруын искәртте, бу ресурслар белән дөрес файдаланырга өндәде. Шулай ук укучыларга киләчәктә һөнәр сайлаганда IТ өлкәсе белән кысыксынырга, информатика, программалаштыруны өйрәтергә чакырды.  IТ өлкә буенча төрле конкурсларда катнашкан лицеебыз укучылары Хисматов Әмир һәм Хәкимҗанова Сиренә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар укучыларны сайт төзү буенча проектлары, компьютер уеннары, кушымталар белән таныштырдылар. Бу чара укучылар өчен кызыклы да, файдалы да булды.

Тэги: " Мәгариф идарәсе" МКУ

  15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

17
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә"проекты кысаларында әниләр һәм балалар очрашуы узды. Очрашуга үзенең тәмле һәм матур торты белән танылган Эльвира Закирова чакырылган иде. Яшь әниләр һәм балалар өчен трайфллар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Очрашу барышында без кызыклы рецептлар турында фикер алыштык, кулинария турында файдалы китаплар белән таныштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

үген Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2013 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча турнир узды.

Гимназиянең  “Комета” мәктәп спорт клубы командасы,Анапа шәһәреннән 2 нче урынны яулап кайтты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15 май көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә көне» уңаеннан «Башваткыч» музыкаль уен программасын оештырдылар һәм үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

     Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы күпфатирлы 45 йорт исәпләнелә.  Алдагы елларда Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында аларның берничәсенең ишегалдында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды. Безнең районны Шәмәрдән "Үсеш"лицее коллективы  тәкъдим итте. Команда җитәкчесе республиканың иң яхшы җитәкчеләре өчлегенә керде, ә коллектив призер булып,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан "Тату сыйныф серләре" профильле сменасына 20 юлламага сертификат белән бүләкләнде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Югары Симет авыл җирлеге “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International