"Бөтен нәрсәнең башы гаиләдә" темасына мәдәни – күңел ачу чарасы

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган,  кайгыртучан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Бу уңайдан Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре,  «Ак калфак» клуб  әгъзалары белән берлектә  әлеге бәйрәмгә багышланган "Бөтен нәрсәнең башы гаиләдә" темасына мәдәни – күңел ачу чарасы үткәрделәр.

    Һәр гаиләдә гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк һәм тату итә. Шуңа күрә  Халыкара гаилә көнендә “Ак калфак” берләшмәсе әгъзаларе өчен күңел ачу чарасы оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары  турында сөйләделәр. Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән өйләргә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International