Ә сезнең ишегалды төзекме?

2022 елның 17 мае, сишәмбе

    Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы күпфатирлы 45 йорт исәпләнелә.  Алдагы елларда Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында аларның берничәсенең ишегалдында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде. Бу көннәрдә чират Байлар Сабасының Пионер урамындагы 4нче, Школьная урамындагы 41нче һәм 43нче күпфатирлы йортлар ишегалдына да җитте.  Төзекләндерү эшләрен “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре тормышка ашыра. Программа 3 йорттан 50 фатирда яшәүчеләргә уңайлы мохит тудырачак, барлыгы 6129,2 квадрат метр мәйданда эш башкарылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International