ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

19 май-Пионерия туган көненә 100 ел. Олы Шыңар авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә пионерия  туган көненә багышланган "Ал җилкәннәр астында" дип исемләнгән концерт үткәрелде. Без бергәләп Пионерия утравына ал җилкәндә сәяхәт кылдык. Ал җилкәннәр романтиканы, хыялны, ачыш эзләүне символлаштыра. Пионерлар оешмасы тарихы да «Яшь пионерлар маршы» ннан башланып китте, безнең чара да бу җыр белән башланды.

Концертта «Пионерская зорька» дигән чакыру радиопрограммалары, балалар өлкәннәр белән бергә башкарган пионер җырлары яңгырады. Кайчандыр пионер булган, пионер балачагы һәм яшьлеге белән булган һәркемгә күңелле хатирә булачак. Очрашуның финал ноктасын булып дәртле пионер җыры астында флешмоб булды.
 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән -10 756сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.

Тэги: Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия фонды идарэсе

Яшь гаиләләргә туры эфир үткәрү турында

Олы Нырты җирлегенең мәдәният  хезмәткәрләре Халыкара гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм - минем горурлыгым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр рәсем үзенчә уникаль – баланың аның гаиләсенә, аның эчендәге үзара мөнәсәбәтләргә карашы. 

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә  ЛФК инструкторы  тарафыннан “Скандинавия  йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.

Хезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды. Сатыш авыл җирлегеннән "Бигәнәй волейбол командасы 1 урын алды. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Гыйләҗев Илсаф (Бигәнәй) яулады. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Күпләр фикеренчә, фармацевтлар һәм провизорлар гына сатучылар. Тик бу-чын профессионаллар, алар даими рәвештә белем ала, белемнәрен тулыландырып, вакытлы аттестацияне уза, дару препаратларында, дозировкаларда һәм кабул итү тәртибендә, табибларның күпчелегеннән күбрәк.

Сегодня в Татарстане отмечается День печати. Этот праздник объединяет людей различных профессий – журналистов, редакторов, издателей, работников полиграфической промышленности, распространителей печатных изданий.

Район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булган, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” - әдәби кичә уздырылды. Язучы белән очрашуда “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр” клубы, авыл китапханәчеләре катнашты. 
Рашат Низамиев үзенең тормышы, иҗади юлы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. 
Чара язучы турында видео фрагментлар күрсәтү белән үрелеп барылды.
Шулай ук кичә барышында Зөлфия Зиннурова башкаруында Рашат Низамиев сүзләренә язылган “Саба чишмәләре” дигән җыр да яңгырады.
Кичә ахырында китапханә исеменнән якташ язучыга истәлекле бүләк тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Үсеп килүче яшь буын арасында имин тормыш культурасын пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөтенрәсәй “Тормыш иминлеге нигезләре” ачык дәресе узды. Әлеге чарада  Саба һәм Теләче районнары буенча ТР МЧС идарәсе, Саба районы дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре дә катнашты. Укучылар чакырылган кунаклар һәм укытучы Карамов А.Р. белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне искә төшерделәр. Әңгәмә практик күнегүләр белән ныгытылып барды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International