Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Вчера 20 мая в п.г.т.Богатые Сабы прошел турнир по волейболу среди мужских ветеранских команд.
16 май көнне Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе "Тарихта без эзлебез - Эхо веков в истории семьи" Республика Шәҗәрә фестиваленең Казан шәһәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән йомгаклау этабында катнаштылар һәм 1 урынны яуладылар. Сәхнәдә конкурсантлар үз гаиләләренең тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ахунҗановлар нәселе тарихында илнең чор вакыйгалары — 1917 елгы революция, репрессия, Бөек Ватан сугышы чагылдырылды... Ахунҗан бабай кибет тота, ат белән йөреп товар ташый. Аның иң саваплы гамәле: ул кешеләргә әҗәткә бирүдән курыкмый. Менә шулай ул авылдашларын ачлыктан коткарып кала...
Нәселдән милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, атказанган артистлар, атказанган урманчылар, шулай ук укытучылар, журналистлар, төрле тармак җитәкчеләре чыккан. Алар үзләренең итекчеләре, шәлчеләре, кул эше осталары белән дә горурланалар. Биючеләр, җырчылар, музыкантлар, гармунчылар чыгышын бөтен зал хуплады.
Театр бинасының фойесында зур күргәзмә эшләде: командалар жюри хөкеменә өчпочмак, бавырсак, чәк-чәк һәм башка кулинар иҗат җимешләрен, һөнәрчелек, кул эшләре буенча эшләнмәләр, нәселдән-нәселгә, кулдан-кулга күчкән борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Монда да Ахунҗанныкылар сынатмады, гаиләнең төп ризыгы - зур Казанда ишле гаилә өчен әзерләнгән бәрән итеннән шулпа куйдылар. Авыл каймагы, катык, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тутырма, ит бәлеше, тутырылган тавык, каз, үрдәк; чәй ризыкларыннан - әлбә, кесәл, талкыш кәләвә һ.б. табынның күрке иде.
2022 елның 18 маенда "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йорты "нда кече төркем тәрбиячесе Васильева Э.Р. «Спорт - ул яхшы кәеф чыганагы» дигән темага спорт чарасы үткәрде.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
сәгать 10нан. 20 сәгатькә кадәр. 2022 елның 21 мае
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 маенда көндез һәм кич белән урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2022 нче уку елы- илебездәге балалар хәрәкәте өчен истә калырдай юбилей елы. Бөтенсоюз пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 100 ел!
Шул уңайдан, районыбыз мәктәпләрендә уку елы дәвамында төрле конкурслар, чаралар оештырылып килде. Мәктәп музейларында пионерлар хәрәкәтенә багышланган почмаклар булдырылды. Укучылар эзләнү эшләре алып барып мәктәп пионер оешмасынын елязмасын яздылар.
19 май – Пионер туган көн. Әлеге истәлекле дата мәктәпләрдә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Укучылар пионер хәрәкәте ветераннары белән очраштылар. Алар укучыларга пионер оешмасы, аларнын тарихы, эшчәнлеге, атрибутлары турында сөйләп, үзләренең хезмәт елларын искә алдылар.
Районыбызның балалар хәрәкәте активистлары һәм пионерлар хәрәкәте ветераны Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы 19 май көнне Казан шәһәрендә пионериянең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаштылар.
Пионериянең туган көне һәм аның 100еллыгы уңаеннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә төрле тәрбияви, кызыклы чаралар уздырылды. Мондый чаралардан, Пионерия музее ачылу, пионер җырларыннан торган кичә-конкурсларны санап китәргә була. “Без пионер чакларда” дигән исем астында, төрле чорларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр белән очрашу - аерым игътибарга лаеклы чара булды. Чарада кунаклар үзләренең ничек итеп октябрят, пионер, комсомол булулары һәм пионервожатый булып эшләгән чорлары турында ялкынланып сөйләделәр. Чара барышында укучыларның дружина байрагын алып керү мизгеле аеруча истә калырлык булды. Бәйрәмдә күп кенә элеккеге пионер җырлары җырланды. Бу очрашу килгән кунакларда да, балаларда да якты истәлек һәм хәтирәләр калдырды.
Авария хәленә бәйле рәвештә, 20 май көнне сәгать 09:00 дан 16:00 га кадәр Түбән Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәптә Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган очрашу оештырдылар. В.И.Ленинның «Әзер бул, һәрвакыт әзер» пионерлар хәрәкәте ветераны Төхфәтуллина Нәкыя Вакыйф кызы белән очрашуы булды.
Тирә-якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора.