2022 елның 16 маеннан 27 маена кадәрге чорда халык сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Шекше авыл җирлегендә ял итү урыннары
15 май - Халыкара гаилә көне
«Яшел үлән» теплица хуҗалыгында кыярлар өлгерә
13май көнне Лаешта «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды. Әлеге ярышта Саба,Лаеш,Балык Бистәсе,Теләче,Питрәч,Кукмара районнары катнашты. Барлык этап нәтиҗәләре буенча К.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе командасы 2 нче урынга лаек булды һәм июнь аенда узачак финалга үтте. Котлыйбыз һәм алага таба уңышлар телибез.
13 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәреп, «Ак калфак» клубы әгъзаларын яңа китаплар белән таныштырдылар. Галия Сафиуллинаның «Сыналган мәхәббәт» китабына аерым игътибар бирелде. Галия Сәлимовна повестьлар гына түгел, шигырьләр дә яза. Аның сүзләренә җырларны Татарстанның Марат Яруллин, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Рәфыйкова һәм башка эстрада йолдызлары башкара. Шигърияткә мәхәббәт аңа әтисеннән бирелә, ул шигырьләр иҗат итәргә яраткан, аның кулъязмалары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Чирмешән язучысының һәр повесте - танышларының реаль тормыш тарихы һәм һәр геройның язмышын ул үзе кичерә, гүя күз яшьләре белән яза, бу аның повестьларына аерым реалистиклык өсти. Чарада катнашучылар әсәрләрдән өзекләр укып, геройларга борчылып, повестьны тулысынча укырга теләделәр һәм китапны өйләренә алдылар.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 16 май 20 сәгатькә кадәр. 2022 елның 17 мае
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда – көндез).