Сафина Хадия Камали кызы 1932 нче елның 10 нчы маенда Әтнә районы Үртәм авылында Камалетдин һәм Әминә гаиләсендә 7 нче бала булып дөньяга килэ.Мәктәптә 4 сыйныфны гына укый.12 яшеннэн колхозда эшли башлый.1952 нче елда тормышка чыга , 3 бала таба.1956 нче елда Челекен (Туркмения Республикасына) китә.1996 нчы елда Саба районы Иске Икшермә авылына кайта.
1979 нчы елда “Ветеран труда” медале белән бүләкләнә, “Тыл ветераны”дигән 7 медале бар.
Бугенге көндә Хадия эби кызлары,оныклары белән Иске Икшермә авылында матур гомер кичерә.