29 июнь көнне Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, «Әдәби алан» проекты кысаларында, Килдебәк авылы балалары өчен "Җәйге китапханә - 2022" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр
27-30 июнь көннәрендә “Яшь Гвардия” Саба җирле бүлекчәсе инициативасы белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы ДНР һәм ЛНР күчеп килүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча гуманитар ярдәм оештырылды.
Бүген, 30 июнь көнне, барлык җыелган әйберләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына тапшырылды. Чарада Саба муниципаль районы халкы, бигрәк тә яшьләр, мәгариф учреждениеләре укучылары, әти-әниләр, предприятие хезмәткәрләре актив катнаштылар. Биредә төрле кирәк-яраклар, көнкүреш әйберләре, балалар уенчыклары һ.б. җыелган иде. Барлык Саба районы халкына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
2022 елның 1 июленнән федераль закон үз көченә керә, ул җир кишәрлекләренә һәм көнкүреш күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлешендә яңа мөмкинлекләр, шулай ук «дача амнистиясе» срогын тагын биш елга озайтуны күздә тота.
ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятендә сенаж әзерләү бара.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 1 июленнән федераль закон үз көченә керә, ул җир кишәрлекләренә һәм көнкүреш күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлешендә яңа мөмкинлекләр, шулай ук «дача амнистиясе» срогын тагын биш елга озайтуны күздә тота.
28-нче июнь көнне безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Гилемханова А.Р. белән Яр Чаллы шәһәренең "Энҗе бөртеге" шифаханәсенә бардылар.
2022 нче елның 4 нче июлендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт ала.
29 июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Яшьләр көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү программасы оештырылды. Чараны авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев ачып җибәрде, спорт уеннары музыкаль һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларда диплом, акчалата призлар белән бүләкләнде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.