1 июльдән татарстанлылар "дача амнистиясе 2.0" дән файдалана алачак

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 июленнән федераль закон үз көченә керә, ул җир кишәрлекләренә һәм көнкүреш күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлешендә яңа мөмкинлекләр, шулай ук «дача амнистиясе» срогын тагын биш елга озайтуны күздә тота.

Закон Росреестр катнашында эшләнгән һәм гражданнар өчен үз күчемсез милкенә хокукларны теркәү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Ул төзелгән торак йортларны законлаштыручы документлар булмаган җирләрдә легальләштерергә, шулай ук мондый йортлар урнашкан участокларны бушлай милеккә алырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International