Килдебәк авылында "Җәйге китапханә - 2022" дип исемләнгән бәйрәм

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

29 июнь көнне Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, «Әдәби алан» проекты кысаларында, Килдебәк авылы балалары өчен "Җәйге китапханә - 2022" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бәйрәмне үткәрүдә актив катнаштылар. Бәйрәм әкияти тамашасы белән  башланып китте. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино һәм Нолик булдылар, балалар белән бергә сорауларга җаваплар эзләделәр, китаплардан кызыклы тәҗрибәләр өйрәнделәр һәм төрле фокуслар үткәрделәр. Бәйрәмнең төп герое - "Җәйге китапханә-2022" ачылуын белдергән зур китап булды. Чара биюләр һәм уеннар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International