Югары Шытсу авыл зират коймасы үзара салым акчалары хисабына яңартыла башлады. Эшне ООО ПМК-159 оешмасы башкара.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.
Югары Шытсу авыл зиратында өмә үткәрелде. Зират коймасы янында үскән чүп үләннәре авыл халкы тырышлыгы белән башкарылды.
Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.
ООО "СХП Шытсу" җәмгыятендә тулы көченә малларга азык әзерләү эше бара. Кыр хезмәтчәннәренә, техника йортүчеләргә исән-имин әлеге җаваплы эшне башкарып чыгырга язсын.
8 яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык акчалата түләү
Саба 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында чәчәкләр көне үткәрелде. Балалар бакчасында бу көн чәчәкләргә багышланган иде. Тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә чәчәкләр турында шигырьләр һәм әкиятләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, иллюстрацияләр, открыткалар, чәчәкләр турында китаплар карадылар, кәгазьдән чәчәкләр кистеләр һәм аларны буяулар, карандашлар белән буядылар. Шулай ук клумбаларга су сиптеләр, чүп үләннәрен җыештырдылар һәм могҗизалы чәчәкләр белән сокландылар. Педагоглар балаларга чәчәкләрнең күптөрлелеге турында сөйләделәр, тәрбияләнүчеләр таныш чәчәк исемнәрен кабатладылар, чәчәк үсемлекләренең дару да булуын белделәр. Табигать могҗизасын сакларга һәм бар кеше дә матурлыкка соклана алсын өчен, чәчәкләрне өзмәскә кирәк дигән карарга килделәр.
Шәһәрдән кайткан балалар белән Сабай авылы клубында төрле чаралар утеп тора. 28 июнь көнне балалар белән “Ут дус та, дошман да” дигән әңгәмә үткәрелде.
Икшермә командасы Яшьләр көне уңаеннан Шәмәрдән авылында ир-атлар командалары арасында баскетбол буенча ярышларда катнашты.Безнең команда беренче урынны яулады.
Икшермә командасы Югары Шытсу авылында хатын-кызлар командалары арасында Яшьләр көненә багышланган волейбол турнирында катнашты.Безнең команда беренче урынны яулады.Уңышлар телибез