Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 21 июльдә 20 сәгатькә кадәр. 22 июль 2022 ел.
2022 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
төнлә һәм көндез яшенле, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил
Кече Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына балалар мәйданчыгы төзекләндерелде. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен күңелле уеннар.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Чәбия Чүрчи авылы халкы өчен “капка төбендә утырулар»дип исемләнгән кичке уен оештырылды
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Исмаилова Нәрминә Ариф кызы , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән спартакиада үткәрде .
Сезнең игътибарга шуны җиткерәбез: 2022 нче елның 21 нче июленнән алып 26 нчы июленә кадәр (8.00 дән 16.30 сәгатькә кадәр) "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗаты үзәге" МБУ базасында (адресы: шәһәр тибындагы поселогы). Байлар Сабасы, З.Йосыпов ур., 32) "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе (алга таба - җыю) ДНР һәм ЛНР мәҗбүри күченүчеләр өчен гуманитар җыен игълан итә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, туклану продуктларына, шәхси гигиена чараларына, көнкүреш химиясенә, урын-җир кирәк-яраклары, кием-салымга ихтыяҗ зур.
Югары Симет авылындагы янгын цистернасы өчен бинаны төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында тора. Бу эш үзара салым акчасына башкарыла.
20 июльдә безнең «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында " яшәүчеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Интернат территориясе буйлап йөрделәр, бер- берсе белән аралашып ял иттеләр.
Белгечләр гадәти йөрүнең нәтиҗәлелеген скандинавия йорешеннән шактый түбәнрәк дип фаразлый, ләкин, уртача характердагы гадәти йөрү дә сәламәтлек торышына яхшы йогынты ясый. Скандинавия йөреше организмны кислородка баета , кешенең активлыгын арттыра, куп авыруларга профилактика булып тора
"Без-табигать дуслары!" тематик атна кысаларында Шәмәрдән 3 нче номерлы " Салават күпере» балалар бакчасында "Балалар - табигать дуслары", «Табигать белгечләре», «Бу җәй» дигән мавыктыргыч, танып-белү чаралары узды. Чараларның максаты булып тәрбияләнүчеләрне экологик яктан белемнәрен арттыру, аларда җаваплы экологик тәртип формалаштыру торды. Балалар белән шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту, ничек эшләргә һәм ничек эшләргә ярамау турында әңгәмәләр үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар : "Кем кая яши?", "Кырмыска", "Ярый-ярамый", "Пантомима", табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр , «Нәрсә артык?» , "Тылсымлы капчык", “Җитмәгән картинаны таб", " Тере табигать" дигән төрле биремнәр үтәделәр.
Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләнүчеләрнең күңелендә озак еллар сакланыр һәм аларга әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
17июль көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар - 100дән артык кеше җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән намаз укылды.