"Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Кичке утыру»

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Чәбия Чүрчи авылы халкы өчен “капка төбендә утырулар»дип исемләнгән кичке уен оештырылды . Кичке утыру - Безнең мирас буенча килгән халык йолаларының берсе. "Ак калфак" клубы әгъзалары һәм авыл халкы Гиззатовлар капкасы янында аралашу һәм мәдәни кичә үткәрү өчен җыелдылар. Һәр авылда кичке утырулар булды. Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур йолаларының берсе булып санала иде. Чара барышында катнашучылар үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, уен җырлары һәм такмаклар башкардылар . "Наза"," Түгәрәк уен",," Ачык авыз "кебек уеннар уйнадык . Нәҗип абыйның гармуннары белән килгән һәм барыбызны да үз җырлары белән дәртләндергән факт кичәнең тагын да матурлыгын тудырды.Нинди генә уеннар уйнамадык, нинди генә җырлар җырламадык. кичә барысына да ошады, уңай эмоцияләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International