Саба балалар сәнгать мәктәбе белән пленэр
Закир Йосыпов урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район туган якны өйрәнү музееның яңа бинасында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.
Сатыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "бәрәкәт" коллективы өчен Алабуга шәһәр-музеена экскурсия оештырдылар. Катнашучылар Шишкин, Дурова һәм Цветаева музейларында булдылар. Гидлар бу күренекле шәхесләрнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләделәр. Коллектив әгъзалары рәссамнарның искиткеч картиналары белән таныштылар, ике хатын - кыз язучының язмышы турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Кире юлда "Чертовое городище"тарихи урынында булдылар. Барысы да бу экскурсиядән канәгать калдылар.
Олы Акташ авыл клубы мөдире Әхмәтшина Э.Р. "Татарстан - туган йортыбыз" дигән темага викторина үткәрде. Чара барышында балалар туган як тарихы, халыкның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Республикабыз турында кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар бик теләп китаплар карадылар. Китаплар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мавыктыргыч тормышы, районнары, авыллары, тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Мондый чаралар ярдәмендә балаларда Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәният һәйкәлләренә һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләнә, күпмилләтле республиканың тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну арта.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Игелекле борынгы васыятьләр» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрделәр, анда балаларга фольклор,ата-бабаларыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, татар мәдәниятенең үзенчәлеге , туган телне белү һәм яратырга кирәклеге турында сөйләделәр. Халык мәдәнияте-балаларның әхлакый, танып-белү һәм эстетик үсеше чараларының берсе. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре татар халкының бик бай мәдәнияте булуы турында сөйләделәр. Традицияләр һәм халык фольклоры ярдәмендә бик мөһим нәрсә: чорлар бәйләнеше, үткәнне олылау һәм хөрмәт итү, аның казанышлары белән тулылана. «Халкыбызның күңел җәүһәрләре»дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Балалар һәр экспонат һәм аларның тарихы белән таныштылар.
Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС актив рәсмиләштерелгән
«Сабабаш» командасы 2022 елгы сезондагы ир-атлар командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 1 урынны яулады.
14 нче август кичендә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән “Кичке уен” проекты кысаларында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” исеме астында кичке уеннар оештырдылар
17 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат- йортында, хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Бумагопластика вак кул моторикасын яхшырта, конструктив фикерләүне, иҗади карашны, сәнгати зәвыкны үстерә.
13 нче август көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән « Гражданнар оборонасы, терроризмга каршы тору һәм янгын вакытында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм» (планнан тыш) дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр.