ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Федераль ярдәм чаралары:

- шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп, мобилизацияләнгән гражданнар өчен кредит каникуллары бирү.


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

8 ноябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Әлеге клуб берләшмәсе алтын куллы, бар эшкә дә уңган хатын-кызларны берләштерә. Биредә алар буш вакытларын файдалы итеп уздыралар: яңа һөнәрләр өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар. “Саба дулкыннары”, “ТНВ - Планета” телеканаллары үткән атнада әлеге клуб берләшмәсе турында кызыклы тапшыру күрсәтеп, алар турында башкаларга да җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ТР Конституциясе көненә мәгълүмати — танып белү сәгате үткәрделәр. Без балаларга Конституция барлыкка килү тарихы турында сөйләдек, аның структурасы белән таныштырдык, шулай ук балалар презентация карап, ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Балалар шулай ук кабул итү тарихы һәм Татарстан Конституциясенең кайбер законнары белән таныштылар, республиканың төп символлары турында искә алдылар. Алган белемнәрен ныгыту өчен " Әйе! Юк!"балалар Кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Татарстан тарихы буенча викторина белән мәгълүмат сәгате тәмамланды, аның сорауларына җавап биреп, балалар туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

3 ноябрь көнне Өч Нарат авылы мәдәният йортында балалар өчен "көзге КВН"концерты булды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

2022 елның 8 ноябрендә Саба районының янгын бүлеге район хезмәтләре белән укулар үткәрде. Аграр көллиятнең тулай торагында шартлау имитациясе булды. Медицина хезмәте зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтте.

Тэги: хастахана

Бүген, 8 ноябрьдә Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды. Утырыш эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, район Советы депутатлары, муниципаль район Советы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты әгъзалары, районның оешма - предприятие җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатовның Саба муниципаль районының 2023 елга һәм 2024-2025 елларга бюджеты турындагы чыгышы тыңланды.

 

Шәмәрдән  җирлегенең Кырбаш авылында үзара салым акчасына контейнер мәйданчыклары урнаштыру эшләре бара. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

«Саба таңнары”  газетасы призына  үткән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы 3 урынны алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә америка өрәңгеләре киселде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

«Саба муниципаль районы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International