3 ноябрь көнне Өч Нарат авылы мәдәният йортында балалар өчен "көзге КВН"концерты булды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

3 ноябрь көнне Өч Нарат авылы мәдәният йортында "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан балалар өчен бәйрәм концерты һәм "көзге КВН", халык өчен ял кичәсе булып узды. Яшь артистларның концерт программасы бай эчтәлекле булды.Башкаручыларның осталыгы,тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Бәйрәм чарасының икенче өлешендә барлык кешеләр яраткан "КВН" булды.Барлык бәйгеләрдә дә командалар ярыш рухын тоеп, көндәшләрен җиңәргә тырыштылар.Залда уңай атмосфера хөкем сөрде, көлү, шатлык һәм күңел ачу күп булды.Үзләренең яраткан командалары өчен җан атарга килгән тамашачылар да зур ярдәм күрсәттеләр."Знатоки"командасы җиңде,алар зур татлы карбыз белән бүләкләнделәр,һәм чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.Бәйрәм һәркемгә ошады: катнашучыларга да, тамашачыларга да!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International