ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Конституция көне уңаеннан Мамалай авыл клубында яшьләр белән интерактив уен үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Халык моннары" дип исемләнгән концерт булды. Концертта күрше-тирә авыллардан фольклор ансамбльләре катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8 ноябрьдә Саба район үзәк китапханәсендә ТР Язучылар берлегенең «Үлемсез әдәби полк» проекты командасы (Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла) чыгыш ясады. Китапханәчеләр рус телендә иҗат иткән фронтовик язучылар, аларның прозаик әсәрләреннән өзекләр уку, «Реплика» әдәби-музыкаль театры режиссеры Владимир Нежданов һәм «Реплика» театры артисты, язучы Александр Аввакумов башкаруындагы шигырьләр,
әсәрләрдән өзекләр уку зур кызыксыну уяттылар. Әлеге чыгышлардан соң очрашуда катнашучылар Анатолий Мелузников, Геннадий Паушкин, Валерий Синев, Юрий Белостоцкий, Сергейфремов, Игорь Толстой, Виктор Костригин, Алексей Королевның иҗатлары белән танышу нияте турында белдерделәр, аларның китапларын укырга алды.
Соңыннан Зәйнуллина Галина Саба район китапханәсенә «Имам Газали» һәм «Ибн Рушд»китапларын ,ә Аввакумов үзенең «Казан өчпочмагы» романын бүләк итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Сатыш авыл җирлеге командасы тулы составта "Саба таңнары" газетасы призына ир-атлар арасында көрәштә катнашты.
Урыннар:
1 УРЫН- Билалов Артур (65 кгга кадәр);
1 УРЫН- Зарипов Адель (75 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гарипов Язнур (80 кгга кадәр);
2 УРЫН- Гәрәев Салават (85 кгга кадәр).

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 2022-2023нче уку елында 5 төрле түгәрәк эшләп килә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6 ноябрь көнне рус мәдәнияте декадасы кысаларында "Тургай" приютында күңелле фольклор кичәсе оештырылды.  Кичә кызыклы уеннар, биюләр белән аралаштырылып алып барылды һәм  бик күңелле  үтте. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар, бик күп җырлар һәм биюләр башкардылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

6 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына  һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча  ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып беренче урын яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Су башнясын ремонтлауга бәйле рәвештә 8 ноябрь көнне 09:00 дан 15:00 га кадәр Түбән Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасын туплап куюыгызны сорыйбыз.

         1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә — республиканың күпмилләтле халкының төрле милләт, сәяси бәйләнешләр һәм диннәрен берләштергән һәм Россия һәм Татарстан тарихындагы яңа чор таләпләренә тулысынча туры килгән мөһим сәяси-хокукый документ. Әлеге вакыйга уңаеннан 6 ноябрь республикада бәйрәм көне — Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Бу бәйрәм уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.

2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International