1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә — республиканың күпмилләтле халкының төрле милләт, сәяси бәйләнешләр һәм диннәрен берләштергән һәм Россия һәм Татарстан тарихындагы яңа чор таләпләренә тулысынча туры килгән мөһим сәяси-хокукый документ. Әлеге вакыйга уңаеннан 6 ноябрь республикада бәйрәм көне — Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Бу бәйрәм уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.
2022 нче елның 4 нче ноябрендә Саба муниципаль районының Явлаштау урта мәктәбе базасында Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе оешмасы Саба җирле бүлеге инициативасы белән Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган квиз оештырылды. Анда әлеге белем бирү учреждениесе укучылары катнашты. Квиз республиканың ике дәүләт телендә оештырылган: татар һәм рус телләрендә.
"Без үз тарихыбызны белергә тиеш. Бүгенге көнгә кадәр без белмәгән кызыклы сораулар бик күп иде. Хәзер без башкалар белән бүлешәчәкбез һәм онытмабыз!",- дип фикерләре белән уртаклашты квизда катнашучылар.
Барлык катнашучылар да оештыручылардан дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.