Тылсымлы әкиятләр-балачагыбызның иң кадерле истәлекләре, бигрәк тә кыш һәм аның гаҗәеп бәйрәмнәре турында сүз чыкканда.Югары Шытсу авыл китапханәсендә яшь китап укучылар өчен «Кар әкиятләре» дигән викторина үткәрелде. Чара барышында балалар кышкы әкиятләр буенча кызыклы сәяхәт ясадылар, кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре турындагы иң яхшы әсәрләрне искә төшерделәр. Аннары алар Кыш бабайның викторина сорауларына җавап бирделәр, рәхәтләнеп «Кышкы әкиятләрдә кунакта» уенын уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар барлык биремнәрне дә яхшы үтәделәр һәм бик күп яраткан кышкы әкиятләрне искә төшерделәр. Балалар күңелле һәм мавыктыргыч итеп вакыт уздырдылар, уңай хис-кичерешләр һәм бүләкләр алдылар.