Игътибар!!! 2022 елның 9 ноябрендә Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булачак!

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 757 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесенең 2022 елның 21 октябрендәге 8 номерлы боерыгы нигезендә 2022 елның 9 ноябрендә Россия Федерациясе субъектларында гражданнар оборонасы буенча «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару» темасы буенча өйрәнүләр үткәрелә.

Өйрәнүләр барышында «Саба муниципаль районы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару» темасы буенча оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәли чаралар үткәрү, халыкка хәбәр итү системасын тикшерү, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс - җибәрү мөмкин булачак.

Тынычлык һәм тәртипне саклавыгызны сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International